Иске Балтач. 9 ноябрь - "Балтач таңнары". Балтач районы авыл эшчәннәре агымдагы чорда 2,76 миллиард сумлык, 2022 ел күрсәткеченә карата, 107 процент күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Бүген, 9 ноябрь көнне, районда хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр.
Ел ахырына якынлаша. Басу-кырлар тынып калгач, игенче дә, иркен сулап, ирешелгән уңышларын барлый. Соңгы елларда, алдынгы технологияләр куллану нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районыбыз төньяк-урман дала зонасында лидерлыкны тота.
— Ирешелгәннәр авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куйган барлык эшчәннәрнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Шул ук вакытта дәүләт ярдәмен дә ачык тоябыз. Болар өчен без Республика Башлыгы Радий Хәбировка һәм Хөкүмәтебезгә рәхмәтлебез,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бәйрәм тантанасында ясаган чыгышында.
Чынлап та, уңышларны барлап бетергесез. Агымдагы чорда район буенча 2,76 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Корылык шартларында игенчеләребез район басуларыннан 70 мең тоннага якын ашлык җыеп алды. Гектар куәте 20,2 центнер тәшкил итте. Алдагы уңышка да нигез ныклы. Игенчеләребез алдагы ел уңышы өчен 10 мең гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырдылар, 18 мең гектардан артык җирләрне туңга сөрделәр.
Тантанада Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек һәм терлек азыгы мәсьәләләре бүлеге начальнигы белән Азат Мөхәмәтшин да Балтач районы республиканың аграр сәнәгать комплексында лаеклы урын тотуын билгеләде. Авыл эшчәннәрен шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Танып” санаторие директоры Кашаф Ямалетдинов, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлегнең әйдәүче киңәшчесе Алина Гыйзәтуллина, БДАУның агрокласслар һәм һөнәри юнәлеш бирү эше секторы мөдире Алия Атаҗанова сәламләделәр.
Район башлыгы үз чыгышында авылда бары тик җирне, хезмәтне яраткан кешеләр генә хезмәт куюын искәртеп, аларга ихлас рәхмәтен җиткерде.
Рәсми кунаклар районның бер төркем төркем алдынгыларына Бакшкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай, Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар .
Шулай бихисап хезмәт алдынгылары район Хакимияте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр. Алар арасында механизаторлар, маштина белән сыер саву осталары, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы тармаклары беклгечләре. Моннан таш башка тармаклар хезмәт ияләре дә район Хакимияте Мактау грамоталарыбелән бүләкләнде тантанада. Арада МХОга гуманитар ярдәм күрсәтүчеләр дә бар.
Бәйрәм тантанасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында оештырылган хезмәт ярышына да йомгак ясалды. Үсемлекчелек тармагы нәтиҗәләре буенча “Правда” җәмгыяте беренче урында, “Фрунзе” җәмгыяте—икенче, “Восток”җәмгыяте һәм Куйбышев исемендәге кооператив өченче өченче урынга лаек булган. Җиңүче хуҗалыклар дәрәҗәләренә тиң Дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Терлекчелек тармагы йомгаклары буенча призлы урыннарны “Рассвет” җәмгыяте, “Дильмиев индивидуаль предприятиесе”, “Луч” һәм “АгроПрофи” җәмгыятьләре яулады. Шулай ук “А7 Агро РБ”, “Мичуринский” җәмгыятьләре, Балтач сорт сынау участогы районның аграр сәнәгать комплексын үстерүгә аеруча өлеш керткән аваыл хуҗалыгы предприятителәре буларак билгелдәнде.
Тантанада авыл хуҗалыгы тармакларын лаеклы алмаш белән тәэмин итү турында да сүз барды. БДАУда агрокласслар һәм һөнәри юнәлеш бирү эше секторы булдырылган. Ул инде биш ел эшли икән. Сектор җирлекләрдә булып, хезмәттәшлек итү турында 117 килешү төзегән. Бу яклап борчылырга урын бар.
БДАУның агрокласслар һәм һөнәри юнәлеш бирү эше секторы мөдире Алия Атаҗанова билгеләвенчә, урта мәктәптә укыган югары сыйныф укучыларының 70 проценты мәктәпне тәмамлагач кем буласы турында уйланмый икән. Һөнәри юнәлеш бирү, әлбәттә, һәр тармакны киләчәкле итә.
Тантанада БДАУ һәм Балтач районы хакимиятенең алдагы көннәрдә үзара хезмәттәшлеге турында килешү төзелде. Ә агроклассны Түбән Сикияз урта мәктәбендә булдырырга карар иткәннәр.
Бәйрәмдә булачак агрокласс укучылары да тантана хуҗаларын сәламләде. Алар Түбән Сикияз урта мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары.
- Сикияз җире районыбызның дүрт җитәкчесен: Гафурҗан Фатхуллинны, Рәшит Исламовны, Айрат Мәгзүмовны, Фердинант Арслановны бүләк иткән төбәк. Бихисап якташларыбыз намуслы хезмәтләре өчен Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә ия булдылар. Аларның берсе – Мәксүт Фаһамов утыз ел дәвамында “Сигнал” колхозын җитәкләде,- диделәр алар горурлык хисләрен белдереп һәм агрокласс баскычларын үтеп, авыл хуҗалыгы тармакларына лаеклы белгечләр булып киләчәкләре турында вәгъдә итеп.
Бәйрәм хуҗаларына район мәдәният сарае, үрнәкле коллективлар, авыл мәдәният йортлары һәвәскәрләре концерт программасы тәкъдим иттеләр.