Новости
8 ноябрь 2023, 11:28

Магашлы – Алмантай авылында изге эш башкардылар

Кече Ватан өчен игелекле эшләр елында авыл зираты тулысынча төзекләндерелде.

Магашлы – Алмантай авылында изге эш башкардыларМагашлы – Алмантай авылында изге эш башкардылар
Магашлы – Алмантай авылында изге эш башкардылар

Магашлы-Алмантай авылы старостасы, Әфганстан сугышын үткән Радик Апкалиев сөйли:

—Авылдагы зиратка Магашлы – Алмантай һәм Гәрәйкә авылларында яшәп вафат булган мәрхүмнәр җирләнә. Мәңгелек йортның авыл ягы рәшәткәләре (тимер баганалар утыртып) узган елда яңартылган иде. Быел зиратның калган өч ягының рәшәткәсе төзекләндерелде (бу өлешкә тимер баганалар алдан утыртылган иде).  Гәрәйкәдә яшәүчеләрдән авыл старостасы Салима Ишимбаева акча җыюны оештырды. Изге эшкә читтә яшәгән авылдашлар да теләп кушылды. Җитәрлек күләмдә акча җыелгач, профиль, профнастил штакетник һәм комлектлау кирәк-яраклары алынды. Ә эш өмә белән башкарылды. Узган елгы өмәләрдә кырыкка якын кеше җыелса, быел утызлаган кеше актив катнашты. Башланган эш дүрт көн эчендә тәмамланды...

Староста белдерүченчә, зират территориясендәге иске агач кәүсәләре кисеп чыгарылган. Алардан җирләү кирәк-яраклары сакланган будканы җылытырга ягу өчен утын да хәзерләнгән.

Зиратка өр-яңа капканы үзе исәбенә Олек Алексеев урнаштырган. Олег Шакертдинович узган елда будканың стеналарын һәм түбәсен калай белән каплаткан.

Хәстәрлекле, кайгыртучан, бердәм халык яши Магашлы-Алмантай авылында. Төзек, караулы мәңгелек йорт бу төбәктә шундый кешеләр яшәгәнлеген күрсәтә дә инде.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас