Көнтүгеш. 8 ноябрь - "Балтач таңнары". Көнтүгештә, җир убылу нәтиҗәсендә, тагын бер зур чокыр барлыкка килгән.
Бу урынга шушы көннәрдә гөмбәчеләр барып чыккан. Әлеге хәл турында “Балтач таңнары” хәбәрчесенә авылдашы - Асия Мостафина хәбәр итте.
Авылда яшәүче Марат Әхмәтгалиев белән вакыйга булган урынга юнәлдек.
-Бик әйбәт булды әле. Барып күрергә кыймый тора идем,-диде ул, упкын урынын күрсәтергә ризалыгын белдереп.
Көнтүгештән ике километр чамасы көнчыгышка табан урман эчендә Сөләймән күле дигән күл бар. Хәзер корыган инде ул. Элек шул урман аша Янтимер авылына бара торган юл бар иде. 1980 еллардан башлап ул юлдан йөрүче юк. Менә шул күл тирәсеннән упкыннар чокыры башлана. Ул тирәдәге тирән бер чокыр 1970 елларда үләт базы булып та торды әле. Упкыннарның күбрәге Сөләймән күлгә агып төшкән чишмә юлы чокырының Янтимергә табан өлешендә. Соңгы тапкыр ул төбәктә 1980 елларда җир убылган иде. Хәер аңа кадәр убылудан барлыкка килгән чокырлар да бихисап. Аларының ярлары беркадәр сөзәгәеп киткән, тирәсенә үлән, агачлар үскән.
1980 елларда шул урманда Көнтүгеш сигезьеллык мәктәбе делянкасы бар иде. Мәктәп укучыларын делянка чистартырга алып баргач, инструктаж үткәргәндә, делянка каравылчысы, укытучы- пенсионер Гает Хәйруллинның: “Тәнәфес вакытында урманга керергә туры килсә, фәлән җирдә яңа упкын бар. Ярлары бик текә. Янына якын бармагыз”,- дип кисәткәнен хәтерлим. Ул чакта без бишенче класста укый идек. Бала-чага әйткәнне тыңлыймы соң инде. Барып караган идек упкынны. Мәгәр ул упкын, әлеге чокыр белән чагыштырганда, ике тапкыр кечерәк иде.
Шунда Гает абыйның балаларга үз фаразларын сөйләгәне истә калган. “Бу урманнан, мөгаен, бушлык сызыгы узадыр. Чөнки чокырлар бер турыдарак урнашкан,”- дигән иде ул.
Җирле һәр кеше биредә шул фикердә. Әлеге чокырдан көньякка табан, Мата елгасының икенче як ярларыннан берничә метр ара узган Кырык чокыр дигән урын башлана. Анда да шундый ук упкыннар. Соңгылары 2000 еллар башында убылды. 1957 елда барлыкка килгән упкынның тарихы бик тә үзенчәлекле. Элек анда “Большевик” колхозы басулары иде. Механизатор Нурихан Зиннәтшин җир сөрә икән. Үз кишәрлеге белән сөреп урманга кадәр барып җиткәч, авылга табан сөреп төшкәндә, юлында зур чокыр барлыкка килгән. Хәтта суы да булган чокырда. Минутлар эчендә булган хәл. Ул упкында су керәләр иде. Янтимерле бер кеше суда батып һәлак булганнан соң, су керми башладылар.
Ә урман эчендәге яңа упкын күптән түгел барлыкка килгән. Аның диаметры утыз метр чамасы. Тирәнлеге дә шул чама. Янәшәсендә элекке упкын. Аралары берничә метр. Чокырда су юк. Упкын профиленә караганда, ике-өч метр калынлыкта кызыл балчык катламы соң ак балчык (известь) катламы белән алышына. Унбиш метр астарак юеш катлам. Чокыр, 1981 елда утыртылганнан үскән, үзе өстендәге чыршы агачларны һәм табигый рәвештә чыгып үскән биек каен, нарат агачларын алып төшеп киткән. Чыршыларның энәләре саргаерга да өлгермәгән эле. Чокыр янына барырга куркыныч. Ярлары ишелергә тора. Төньякка караган ярында бер чыршыны чокырга ишелеп төшүдән тамырлары гына саклап тора. Җир ярылган. Берничә көннән ул да чокырда булачак. Ярлары тагын да ишелеп, бу упкын янәшәсендәге элекке чокыр белән тоташуы да ихтимал. Быел ел коры килде. Бәлки явымлырак елларда ул чокырда су да барлыкка килер.
Геология белән кызыксынучы туристларда аномаль бу урын кызыксыну уятыр, мөгаен.
Вы можете обсудить эту новость и поделиться своим мнением в нашем Telegram. Также не забудьте подписаться на нас во ВКонтакте, и Одноклассники.
Зарегистрируйтесь и подписывайтесь на наш канал Яндекс-Дзен