Новости
8 ноябрь 2023, 09:34

Башкортстанда уртача айлык хезмәт хакы бер елда 12 процентка артачак!

Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразының төп вариантына ярашлы, агымдагы ел йомгаклары буенча уртача айлык хезмәт хакы 55,6 мең сум тәшкил итәчәк, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 12,5% ка күбрәк.

Башкортстанда уртача айлык хезмәт хакы бер елда 12 процентка артачак!Башкортстанда уртача айлык хезмәт хакы бер елда 12 процентка артачак!
Башкортстанда уртача айлык хезмәт хакы бер елда 12 процентка артачак!

 Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Корылтай комитеты утырышында икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдиновлар хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, 2024 елда уртача айлык хезмәт хакы 61,2 мең сум күләмендә фаразлана. 2026 елда ул 69,8 мең сумга җитәчәк. 2024 елның 1 гыйнварыннан МРОТ 18,5% ка артачак һәм 19,2 мең сум тәшкил итәчәк.

Аласы акчалар шатлык китерсен!

Автор:
Читайте нас