Новости
7 ноябрь 2023, 12:01

“Балтач таңнары” гәзитен кайда күпләп алдыралар, укыйлар?

Алдагы елга, яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу дәвам итә. Теләүчеләр “Атна саен бүләк” уенында катнаша ала.

“Балтач таңнары” гәзитен кайда күпләп алдыралар, укыйлар?“Балтач таңнары” гәзитен кайда күпләп алдыралар, укыйлар?
“Балтач таңнары” гәзитен кайда күпләп алдыралар, укыйлар?

Уенда катнашырга теләк белдергән 100гә якын абунәче квитанция күчермәсен редакциягә китерде, өч кеше бүләк иясе булды. Уен дәвам итә.

Әлеге көнгә район үзәгендәге оешма, предприятие, учреждение коллективлары арасыннан “Сельэнерго” җәмгыяте, Иске Балтач башлангыч мәктәбе, “Белоснежка” балалар бакчасы коллективлары гәзиткә язылуны оештырдылар. Көнтүгеш почта элемтә бүлекчәсе хат ташучысы Гөлфия Галиәкбәрова иң күп абунәченең квитанция күчермәсен редакциягә юллады. Уенга редакцион, электрон подписка рәсмиләштергән абунәчеләр дә кушылырга хокуклы.

Уенга кушылыгыз, уйнагыз! Гәзиткә язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз, дуслар!

Аида Хәйртдинова фотосы    

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас