

Тучыбай мәдәният йортында “Ихлас” халык театры эшли. Артистлар авылның мәдәни тормышында актив катнашалар. Һәр спектакль яңа тормыш кебек. Рольне өйрәнү, аны тамашачыларга ошарлык итеп уйнау - бу бик зур эш. ”Ихлас” иҗатка һәм аралашуга омтылуны, ә иң мөһиме, театрга мәхәббәтне берләштерә.
Бу юлы коллектив Салават Абузаровның "Газаплы гомер" драмасы буенча спектакльне сәхнәләштереп күрсәтте.
Тамашачылар басып алкышладылар, ә бу артист халкы өчен үтә дә кыйммәт!
Эльмира Гафурова, мәдәни чараларны оештыручы