

Көнтүгеш. 4 ноябрь - "Балтач таннары". Көнтүгеш авылы халкы күрше авыл эшкуары карамагындагы атлар көтүе тәртипсез көтүләнүенә борчылу белдерә.
Башкорт токымлы ат тибенгедә җан асрарга җайлашкан да ул. Тик мал-туарга бу кадәр ирек куярга ярамыйдыр.
Көнтүгеш авылы халкы күрше авыл эшкуары карамагындагы атлар көтүе тәртипсез көтүләнүенә карата соңгы көннәрдә борчылу белдерә.
“Әлегә кадәр атлар авылдан читтәрәк көтүләнә иде. Җәй буена печәнлкләребезне таптадылар. Соңгы берничә көндә авылны бастылар. Йөзләгән баш елкы малы. Авыл урамын тизәк белән тутырдылар”,- дип борчыла авылда яшәүчеләр. Бу хакта мессенджердагы авыл чатында фикер алышалар.
Атлар көндез авыл тирәсендәге киңлекләрдә көтүләнә. Ә кич җиткәч, көтүләре белән буш йортлар тирәсенә килеп тупланалар икән.
“Берничә көн дәвамында электән Мөбәрәк бабай, Әнисә апа яшәгән йортлар территориясендә төн чыктылар. Алар артыннан кара җир генә торып калды,”-ди авылда яшәүче бер пенсионер, бу эшкә чик куярга кирәклегенә басым ясап.
Ул атларның беренче генә ел иркендә йөрүе түгел инде. Былтыр берничә баш елкы авылдагы элекке МТМ бинасы эчендә кыш чыкканнар иде. Ләкин әлеге кебек, йөзләгән баш елкы малы авыл урамында йөргәне юк иде әле.
“Беркөнне кич өй эченнән урамда калай каккан тавыш ишетеп калдым. Тавыш тынмый. Урамга чыгып карасам, буш торган күрше йорт ихатасында атлар көтүе. Әллә андагы берәр әйбергә ышкыналар. Мәгәр, ямьсез тавыш чыгаралар. Йөзләгән баш. Кара яу кебек. Бераздан борынгы зиратка кереп чаптылар,”-ди бер пенсионер ханым, атлар ни өчен тәртипсез көтүләнүенә карата бернинди дә чара күрелмәвенә борчылу белдереп.
Авыл халкы атларны куып җибәргән саен, алар ияләшкән җирләренә кире килеп җитә торалар. Бу хәл күпме дәвам итәр, дип борчылган көнтүгешлеләр тиешле ведомстволарга җитәргә туры килер, дигән фикердә.