Новости
2 ноябрь 2023, 09:15

Иске Яхшыйда бер йортка сусар ияләшкән

Иске Яхшыйда зыянчы сусар капканга капкан

Иске Яхшыйда бер йортка сусар ияләшкәнИске Яхшыйда бер йортка сусар ияләшкән
Иске Яхшыйда бер йортка сусар ияләшкән

Иске Яхшый. 2 ноябрь - "Балтач таннары". Иске Яхшыйда зыянчы сусар капканга капкан.

Сусар- сусарсыманнар семьялыгы хайваннарының төп вәкиле. Ерткыч. Бик шук хайван. Көзән кебек үк, йортка бер ияләшсә, соңгы корбанын юк итми туктамый.

Урманда күбрәк үрчеп, ареалларын киңәйтәләрдерме, әллә аларга табигать киңлекләрендә ризык беткәндерме, башка ерткычлар кебек үк, сусарларның да шәхси йортларга килү очраклары ешайды.

Күптән түгел Көнтүгештә  ерткычның тавыкларга һөҗүм итү очрагы теркәлгән иде. Бу юлы Иске Яхшыйда. Һәрхәлдә, моңа кадәр Иске Яхшыйда сусарларның шәхси йортлар тирәсенә килгәнен хәтерләмиләр.   

- Кош-кортны  ерткыч туйдырыр өчен асрамыйбыз бит. Ихатабызга ияләшкән  ерткычны юк итәргә туры килде,- ди зыян күргән йорт  хуҗасы.

Сусар, кош ихатасына гына түгел, умарталыкларга да зыян китерә.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас