Новости
1 ноябрь 2023, 11:56

Көне, төне телефондалар

  Беребезнекен мактап, беребезнекен хурлап булмый. Балалар уянып та өлгермиләр, телефоннарга ябышалар. Каникул вакытында бигрәк  тә.  Хәзер аларны урамга куып чыгарап та булмый. Сәламәтлеккә зыян китермәс өчен ничә сәгать компьютер артында утырырга мөмкин.

Көне, төне  телефондаларКөне, төне  телефондалар
Көне, төне телефондалар

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә балаларга компьютер яки гаджетларда күпме вакыт утыру сәламәтлекләре өчен хәвефсез булуын аңлаттылар. Бу хакта ведомство белгече Регина Акмалова ЦУРдан “Сәлам” тапшыруының туры эфирында сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, 7-10 яшьлек укучылар өчен бу вакыт көн саен 30-50 минут, ә 11-18 яшьлек балалар өчен 1-3 сәгать тәшкил итә.

Шул ук вакытта 7-9 яшьлек балалар өчен интеллектуаль йөкләнеш вакыты сәгать ярымнан, 10-12 яшьлекләргә –  өч сәгатьтән, 13-16 яшьлекләр өчен дүрт сәгатьтән артмаска тиеш.

Автор:
Читайте нас