Новости
1 ноябрь 2023, 04:01

Башкортстанда аферистлар яңа схема уйлап тапканнар

Бу юлы алар биш мең сумлык купюраларны яңаларына алыштырырга тәкъдим итәләр.

Башкортстанда аферистлар яңа схема уйлап тапканнарБашкортстанда аферистлар яңа схема уйлап тапканнар
Башкортстанда аферистлар яңа схема уйлап тапканнар

Бу хакта БР Милли банкында сөйләгәннәр.

Модернизацияләнгән банкнотаның презентациясе 16 октябрьдә узды, һәм тиздән Башкортстан халкына иске купюраларны яңаларына алыштыру тәкъдиме белән шалтырата башладылар. Чит кешеләр үзләрен социаль хезмәтләр яки Үзәк банк хезмәткәрләре итеп күрсәтәләр һәм иске акчалар тиздән «янып бетәчәк» дип раслыйлар.

"Мондый тәкъдимнәр белән мошенниклар гына шалтырата ала. Чынлыкта, мәҗбүри алышу юк һәм булмаячак. Акча вакыт-вакыт модернизацияләнә, һәм күпмедер вакыт яңа үрнәкләр искеләре белән бергә әйләнештә була. Банкнотларны алыштыру банкларда, иске банкнотлар тузган саен, табигый рәвештә бара. Бу берничә ел вакыт ала", - дип аңлатма биргән БР Милли банкы идарәчесе Егор Михтанюк.

Чынлыкта яңа банкнотлар әле әйләнештә булмаган, дип аңлатканнар регулятор филиалында. “Банкнотларны кабул итү, бирү һәм башка операцияләр өчен җиһазларны көйләү берничә ай алачак. Шуңа күрә, әгәр сезгә хәзер үк яңа 5000 тәкъдим итәләр икән — бу тулысынча ялган”,-дип билгеләп үткәннәр БР Милли банкының матбугат хезмәтендә һәм танып белергә кирәк булган банкнотларның чынлыгы билгеләрен искә төшергәннәр.

Аларны яктылыкка, кул белән тотып тоюга һәм авышлатып билгеләргә мөмкин. Мәсәлән, яңа 5 меңлек купюраның алгы ягында яктылыкка уң яктагы якты кырда урнашкан су билгесе күренә; “Россия Банкы билеты”, “Биш мең сум” дигән рельефлы язулар, шулай ук банкнота кырыйлары буенча номинал һәм штрихлар билгеләнә; сул якта “Россия” дигән язулы кырда банкнота авыш булганда 5000 саны күренә, купюраны борганда саннар төсен үзгәртә”, — дип сөйләгән экспертлар.

Каракларга ышанып бәлагә тарый күрмәгез!

 Башинформ

Аида Хәйртдинова фотосы

Автор:
Читайте нас