Новости
31 октябрь 2023, 04:45

Нөркә авылында эчәр су проблемасы хәл ителә

Авыл халкы аны ППМИ программасы чикләрендә тормышка ашыра.

Нөркә авылында эчәр су проблемасы хәл ителәНөркә авылында эчәр су проблемасы хәл ителә
Нөркә авылында эчәр су проблемасы хәл ителә

Моннан ярты гасыр вакыт элек колхоз көче белән үткәрелгән суүткәргеч тузган, таушалган, әледән - әле сафтан чыгып мәшәкатьләр тудыра иде. Нөркәлеләр аны соңгы елларда төрле программа, проект чикләрендә өлешләтә яңартып килделәр. Һәм быел калган ике километрга якын өлешен ППМИ программасында катнашып хәл итәргә килештеләр. Барлык тиешле шартларны үтәп, конкурс шартларын уңышлы үтеп, подрядчы оешма итеп райондагы чикләнгән җаваплылыктагы “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте белән килешү төзеп эш башладылар. Эшчеләр көз аенда эшкә тотынып яңа суүткәргеч суздылар.

—Шушы көннәрдә кулланучыларны яңа суүткәргечкә тоташтыру башлана. Эш берничә көнгә сузылырга мөмкин. Чатларда халыкны су запасы белән тәэмин итүне сорап кисәтү ясадык. Теләгән кешеләрнең барысының да өйләренә су үткәреп бирү мөмкинлеге бар. Без моны эшләячәкбез, — ди Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин.

Ильяс Нигаматуллин фотолары

Нөркә авылында эчәр су проблемасы хәл ителә
Нөркә авылында эчәр су проблемасы хәл ителә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас