Новости
31 октябрь 2023, 11:51

Иске Балтачта тузган суүткәргечләр алыштырыла

Иске Балтач авылында коммуналь инфраструктураны  модернизацияләү программасына ярашлы, барлыгы 8730 метр озынлыкта   суүткәргечләрне яңарту планлаштырыла.

Иске Балтачта тузган суүткәргечләр  алыштырылаИске Балтачта тузган суүткәргечләр  алыштырыла
Иске Балтачта тузган суүткәргечләр алыштырыла

Иске Балтач. 31 октябрь - "Балтач таңнары". Иске Балтач авылында коммуналь инфраструктураны  модернизацияләү программасына ярашлы, барлыгы 8730 метр озынлыкта   суүткәргечләрне яңарту планлаштырыла.

Суүткәргечләрнең  еш  сафтан чыгуы  соңгы елларда район үзәге халкын су белән тәэмин итү өлкәсендә  проблемаларны катлауландырды.  Челтәрне хезмәтләндерүче оешма  коммуналь авария нәтиҗәләрен бетерергә өлгерә алмый  башлады,  хәтта. Кайбер нокталарда торба сезонга берничә тапкыр тишелгән очраклар да теркәлде.  Торба тишелгән саен смсистемада бассым кими. Ремонтлаган саен торба эченә пычрак керә һәм су болгана. 

- Кайбер участокларда торбалар ремонтларлык хәлдә түгел, хәтта. Аларрны эретеп ябыштыру мөмкин түгел. Чөнки алар челтәрне хәтерләтә.  Иске Балтачта халыкны  су белән тәэмин итү өлкәсендәге проблемаларны торбаүткәргечләрне  яңарту исәбенә генә хәл итеп булганлыгы көн кебек ачык иде,- ди район хакимияте башлыгының төзелеш эшләре буенча урынбасары Вадим Мөгътәбәров, коммуналь инфраструктураны  яңарту юнәлешендәге максатлар белән таныштырып.

Торбалар тузган. Баштарак  сафка кертелгән  суүткәргечләр тимер торбалардан салынган. Элегрәк барлыкка килгән    яңа микрорайоннарга  инде  кырык клга якынлап килә. Район үзәгендә аннан “карт”рак суүткәргечләр дә  бар. Өстәвенә, район үзәгенең күп урамнарында  грунт сулары  җир өстенә якын. Димәк, торбалар суда ята.

Үткәргечләрне пластик масса торбаларга алыштыру  «2023-2027 елларда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү»  программасы буенча  системаны үзгәртеп кору район үзәге халкын су белән тәэмин итү өлкәсендә килеп туган проблемалардан котылырга ярдәм итәчәк.

Гадәттә, күпләрне ни өчен җир казу белән бәйле ремонт  эшләрен  көннәрне салкынайткач башлыйлар, дигән сорау борчый.

Һәр эшнең үз тәртибе бар. Әлеге эшләрнең закачысы булып  "Башкортстан Республикасы торак-коммуналь комплексы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе" тора. Программага керү өчен документлар пакеты район хакимияте тарафыннан ел башында ук әзерләп җибәрелгән. Илдә, республикада азмы ул программага керергә теләүчеләр. Барысының  да  документлары  төрле структур бүлекчәләр аша уза. Мәскәүдә тәсъдыйк ителә.   

Эшләрнең подрядчысы  сыйфатында, конкурс нәтиҗәләре буенча, Туймазы шәһәренең «Газтехнострой» җәмгыяте билгеләнде. Берничә көн элек төзүчеләр  ремонт эшләрен башлап җибәрде. Мус Гәрәнв урамында  торбаларны алыштыру эшләрен инде төгәлләп киләләр. Биредә 215 метр озынлыкта торлараны алыштыру каралган.  Аннары Галиев урамында 320 метр озынлыкта торбаларны яңартачаклар. Энергетиклар урамында 3600 метр озынлыкта  суткәргечләргә ремонт таләп ителә. Көньяк урамында -700, Юбилейная – 600, Кузнечная – 500 метр, Цветочная, Конституция, Пушкин урамнарында – 1605, Тукай урамының 13 санлы йортыннан Гагарин урамына кадәр -240, Юбилейная урамының 30 санлы йортыннан башлап  8 март урамына кадәр -230, Высоковольтная  урамының беренче санлы йортыннан җиденче санлы йортына кадәр -230, Киров урамының  Ленин һәм Энергетиклар урамнары белән кисешкән участогында 110 метр озынлыгында суүткәргечләр яңартылачак.

Суткүргеч трассасын салып бетергәч, кулланучыларны яңа челтәргә кабат тоташтырырга туры килә. Монысын  челтәрне хезмәтләндерүче оешма – “Коммуналь  хуҗалык” җәмгыяте эшли.

Эш катлаулы. Модернизация планлаштырылган участокларда төрле коммуникацияләр бар. Ремонт барышында кулланучыларны су белән тәэмин итүдә  вакытлыча өзеклекләр дә булырга мөмкин. Подрядчы җирне казып  суүткәргечләр салырга планлаштырган булса, кайбер участокларда, грунт үзенчәлекләрен исәпкә алып, яңа технологияләр дә кулланырга туры килә. Казыган җир ишелү куркынычы булган урыннарда торбаларны  горизонталь-юнәлешле бораулау(ГНБ)  алымы белән урнаштыралар. Бу махсус техника ярдәмендә башкарыла. Ләкин бу кыйммәтрәк технология. ГНБ ярдәмендә бер метр торба салу уртача мең сумга төшә.  Аның каравы, җирнең өслегенә зыян килми.

Подрядчы көннәрне салкынайтканчы  эшләрне дәвам итәчәк. Һава температурасы ун градустан түбән төшкәч  җир казу, торба салу эшләре туктатыла. Бу елда башкырылырга өлгермәгән эшләрне  төзүчеләр киләсе елда дәвам итәчәк һәм  программада каралган  вакыт эчендә сметада каралган барлык эшләрне башкарып чыгачак.   

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас