Новости
30 октябрь 2023, 12:15

Авырту, сызлануларны туктатуда балтачлылар үз өлешләрен кертә

Республика башлыгы Радий Хәбиров, аның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова өметсез авыруларны дәвалауда үз өлешләрен керткән райондашларыбыз— ак халатлылар Элина һәм Марат Хисмәтовларга  рәхмәтләрен җиткерделәр.

Авырту, сызлануларны туктатуда балтачлылар үз өлешләрен кертәАвырту, сызлануларны туктатуда балтачлылар үз өлешләрен кертә
Авырту, сызлануларны туктатуда балтачлылар үз өлешләрен кертә

Октябрь аенда Бөтендөнья  хоспис һәм паллиатив ярдәм күрсәтү  көне билгеләнә.

Безнең райондашларыбыз, яшь пар —Элина һәм Марат Хисмәтовлар Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары. Булачак табиблар  Уфада хоспис ачылганнан алып укудан тыш вакытларында биредә эшлиләр. Исегезгә төшереп үтәбез,Уфада хоспис агымдагы елның июнь аенда ачылган иде.

Элина Илшат кызы медицина университетының  6 курсында укый. Марат Айдар улы студент-ординатор, хирург.

Гомерләре кыл өстендә торган, өметсез авыруларның һәр сәгате өчен көрәшә ала. Авыруларның хәлен булдыра алганча җиңеләйтүдә райондашларыбыз үз өлешләрен кертә.  Рухи төшенкелеккә, депресииягә бирелмәсеннәр өчен тырышалар.Пациентларның  эмоциональ хәлен яхшырту белән бергә, аның туганнары белән сөйләшеп, аларны ничек үзләрен тотарга кирәклеген аңлаталар.

 Яшәү белән үлем арасында тартышкан, гомерләре кыл өстендә торган кешеләр белән эшләү зур җаваплылык , сабырлык таләп итә. Мораль яктан да бу эш авыр.

  Булачак табибларга  эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез. 

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас