

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан башлангыч алган халык иҗатының “Җиңү Салюты” район фестивалендә бу шигырь автор укуында Ватанны саклау өчен туган ир-егетләргә, килер буыннарга васыять, ил сагына баскан уланнарның исәнлегенә дога булып яңгырады.
Һәр ананың йөрәгендә
Изге теләк, догалар.
Ут эченә юлландылар
Безнең газиз балалар.
Каннар саркып кузгалалар
Теге иске яралар,
Яндырган авыл-калалар
Кыйратылган дөньялар.
Сынауларда сынмасын дип
Үстерәбез уланнар.
Сез бит безне, җиребезне
Саклар өчен туганнар.
Бу сынаулар йөрәкләргә
Әрнү-сагыш салалар
Җиңеп кайтыгыгыз дошманны,
Нык булыгыз, балалар!
Аналарга сез - сабыйлар,
Илгә - Ир-узаманнар.
Туган җирдә сезне көтә
Нәниләр, сөйгән ярлар,
Нык булыгыз, балалар!
Ышанабыз,уланнар.
Исән-сау җиңеп кайтырсыз.
Сез бит – Ир-узаманнар!
Аллаһыбыз насыйп итсен
Күңелебездә догалар:
Дөмексеннәр дошманнар,
Имин булсын дөньялар
Исән-сау жиңеп кайтыгыз
Без көтәбез, балалар.
Без көтәбез, балалар!
Кабул булсын догалар.
28.09.2022.
Гөлшат Галина-Ихсанова