Новости
28 октябрь 2023, 04:55

Кәбестәне ачытып тозлыйбыз

Әбиләребез шундый ысул белән тозлаганнар.

Кәбестәне ачытып тозлыйбызКәбестәне ачытып тозлыйбыз
Кәбестәне ачытып тозлыйбыз

1956 елгы СССР ГОСТы буенча ачытылган кәбестә рецепты.

Мондый кәбестә ясау процессы бик җиңел түгел.

Әгәр дә стандарт рецепттан читкә тайпылсагыз, эш килеп чыкмаска мөмкин.

Кәбестәне ничек ачытырга?

Башлау өчен барлык компонентларны әзерләргә кирәк.

Ак кәбестә, лавр яфрагы, кишер, тоз һәм кара борыч, 6 кг кәбестәгә 300 г кишер һәм 120 грамм (4 аш кашыгы) тоз алырга кирәк.

Монда шикәр кирәк түгел, чөнки ул яшелчәләрдә бар.

Совет ГОСТы буенча, шулай ук тимьян, брусника, карлыган һәм алма өстәлә.

Кәбестәне чистартырга кирәк. Бер кәбестә тасмасының калынлыгы 5 мм — дан артмаска тиеш. Идеаль вариант 3 мм. Барлык зарарланган һәм кара яфракларны алып ташларга кирәк.

Аннары кәбестәгә кишер һәм тәмләткечләр кушарга кирәк.

Боларның барысын да эмальләнгән металл чиләккә салырга һәм кәбестә сок җибәрсен өчен тагын бераз уарга кирәк.

Өстән зур кәбестә яфраклары белән капларга, чиләккә кирегә әйләндерелгән керамик савыт, ә өстенә 3 литрлы сулы банка куярга кирәк.

Кәбестәне 16-18 градус дәрәҗәсендәге температурада тоту яхшы.

Беренче 3 көндә кәбестәгә углекислый газны чыгару өчен, аны чыбык белән тишәргә кирәк. Бу аны тагын да катырак итәчәк.

Ачышу процедурасы атна ярым вакыт ала.

10-12 көннән соң ачытылган кәбестәне суыткычка куярга мөмкин.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас