

Иске Тимкә авылы егете Рәмис Хөсәеновның контракт хезмәтенә алынуына 27 октябрьдә ике ел тула.
Рәмис Рамил улына егерме биш яшь. Флүзә Әлтәф кызы белән Рамил Карам улының күпбалалы гаиләсендәге төпчек бала ул. Армия хезмәтен тутырып кайткач, янә контракт буенча хәрби хезмәткә юллана. Дүрт ай үткәч, илдә махсус хәрби операция игълан ителә һәм райондашыбыз күп хезмәттәшләре белән ил сагына баса.
Март аенда егет авылга 20 көнлек ялга кайтып китте.
Сынатмый, зарланмый кыю йөрәкле механик-водитель Рәмис Рамил улы. "Сугышчан батырлыклары өчен" ("За боевые отличия") медаленә лаек булган ул.
Махсус хәрби операциядә контракт буенча катнашкан Рәмиснең ата-анасы гаиләләренә көнкүреш шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәткәннәре өчен урындагы җитәкчеләргә чиксез рәхмәтле.
—Әлегә кадәр өебез зәңгәр ягулыкка тоташтырылмаган иде. Сертификат юлладык һәм безгә йөз мең сумлык сертификат бирделәр. Шул акчаларга газ котёлы, газ плитәсе сатып алдык, монтаж эшләрен башкарттык. Җитмәгән өлешенә чак кына өстәргә туры килде. Улыбыз әлеге вакытта яныбызда булмагач, аның өчен көнкүреш каты калдыкларын чыгаруга түләүләрдән азат иттеләр. Мал-туар асрап яшәгәч, фураж белән тәэмин иттеләр. Бу изгелеге өчен чикләнгән җаваплылыктагы “Рассвет” җәмгыяте рәисе Фидарит Мирхазовка чиксез рәхмәтлебез. Җәмгыятьтән өч центнер бодай, шәхсән үзеннән ике центнер солы белән тәэмин итте. Сигез рулон салам бирде. Ә Аскын урман хуҗалыгының Балтач участогы лесничие Айдар Аллаяров (сорамасак та), безнең турыда ишетеп, үз теләге белән биш кубометр буе белән каен утын китерде. Рамил транспорт салымын түләүдә льготадан файдаланды. Улыбыз сайлаган юлның ни дәрәҗәдә кирәклеген, мөһимлеген аңлап, гаиләбез турында шул тикле зур хәстәрлекләр күргән җитәкчеләргә, изге күңелле райондашларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бала өчен, кайда гына булса да, ата-ананың йөрәге тыныч түгел. Хәстәрлеккә чолгангач, үзебезне җәмгыятебезгә кирәкле кешеләр итеп тоябыз һәм иртәгәсе көнгә күңелдә өмет уты көчәя. Балаларыбыз тизрәк исән-имин булып, җиңү яулап кайтсыннар! — ди Флүзә Әлтәф кызы.
Иске Тимкә авылы караган Богдан авыл биләмәсеннән өч ир-егет әлеге вакытта МХОда катнаша. Аларның икесе — контрактник, берсе үз ирке белән юлланган. Авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Фирүзә Әбделхакова белдерүенчә, аларның гаиләләре дә хәстәрлектән мәхрүм түгел. Урындагы җитәкчелек ата-аналарының хәлләрен белешеп, мохтаҗлыкларын сорашып тора.
Рәмискә һәм барлык МХОда катнашкан ир-егетләргә сау-сәламәт булып, Җиңү яулап кайтуларын телибез.
Рәсемдә: Рәмис Хөсәенов хәрби хезмәттән кайткан көнендә әнисе белән
Фото шәхси архивтан
Мәгълүматларны файдаланганда “Балтач таңнары” гәзите сайтына сылтама мәҗбүри