Алсу Раиль кызы Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә укыган елларында ук „Роспотребнадзор” өлкәсендә көч салучыларның куе кызыл костюмнарына гашыйк була. Кечкенә кызчык шушы форма кигән кешеләргә кызыгып карый. Сигезенче сыйныфта белем алганда ныклы карарга килә— ул врач булачак. Шул чактан максатын тормышка ашыру өчен барысын да эшли. Һөнәр сайлауда үзенең сыйныф җитәкчесе Светлана Мөбәрәкованың киңәшләренә колак сала. Гаиләләрендә, якын туганнары арасында медицина өлкәсендә көч салучылар булмый. Тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә уйлаганнарын тормышка ашыра. Райондашыбыз Пермь медицина университетының медико-профилактик факультетын тәмамлый. Югары уку йортының соңгы курсында укыган вакытында ук туган районына кайтырга ниятләп, үзәк район больницасына резюмесын җибәрә. Яшь белгечне өмет баглап үзәк район больницасына эшкә чакыралар. Ул үзе дә биредә эшли башлавына чиксез шат.
—Баш табиб Салават Фаат улы ышаныч белдереп, мине эшкә чакырды. Коллектив та яхшы каршылады. Рәхмәт аларга. Ышанычларын аклармын дип өмет итәм. Сорауларым булса ярдәм итәргә әзерләр. Биредә һәр һөнәр иясе үз урынында дип саныйм, —ди яшь белгеч.
Алсу Фәрхетдинова районда эпидемиологик хәл тотрыклы булсын өчен җаваплы. Вируслы инфекцияләр таралуына юл куймау — аның эшенең төп максаты. Шул максатта ул тырышып көч сала. Юкка гына авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтү яхшырак, димиләр.
Врач-эпидемиолог халык арасында аңлату эшләре алып бара, гәзит битләрендә, сайтларда мәкаләләрен бастыра. Төрле инфекцияләрне җиңү өчен аңлы булырга кирәк дигән фикердә ул.
—Кайбер ата-аналарның балаларына прививкалар ясатудан баш тартуы мине бөтенләй аптырауга калдыра. Үзләренә чирне кисәтер уйдан әти-әниләре кайчандыр прививка ясатканнар, ә алар сабыйларына—юк. Моны ваемсызлыкка тиңлим мин. Теге яки бу чир баш калкытып китсә алар үз нарасыйларын куркыныч астына куйганнарын аңламыйлар, —ди белгеч.
Районда зур шәһәрләр белән чагыштырганда вакциналаштыру мөһимлеген ныграк аңлыйлар. Үзләрен саклау максатыннан күпләр вакытында теге яки бу чирдән прививка ясаталар. Быел гриппка каршы 6500 кешегә „Совигрипп” һәм „Ультрикс” вакцинасы эшләнгән.
Алсу Фәрхетдинова халык белән караганда, врачлар белән ныграк элемтәдә эшли. Педиатрлар, терапевтлар белән берлектә вакциналаштыруны контрольдә тота. Инфекционист Юлия Ризванова, өлкән шәфкать туташы Алия Фәмиева, шәфкать туташы Лениза Таһировалар белән уртак максатта эшлиләр.
Алсу Фәрхетдинова санитар таләпләр, кагыйдәләр үтәлешен, вакцианалар ясалуын һәм башка мөһим мәсьәләләрне чишүдә үз өлешен кертә. Яшь врач, чик сакчысы сыман, һәрвакыт уяу. Аңа җаваплы эшендә уңышлар телибез.
Рифина НИГАМӘЕВА.