

Мин аның белән МХОдан чираттагы ялында авылына әти-әнисен күрергә кайткач көннәрендә очраштым. Чакыру буенча хәрби хезмәт елларында кайнар ноктада булган, аннары да контракт буенча хезмәт стажы туплаган ир-егет ул. МХО башланганда аңа кырык ике яшь була. Гаилә корган, балалар тәрбәяләгән, фатир алган, гаражында иномаркасы булган, гражданкада күңеле яткан белгечлек буенча эшләп йөргән кешегә тыныч кына яшисе дә яшисе генә кебек. “Сокол” андый кеше түгел. Тормыш иптәшенә үзенең уйларын уртаклаша да, янә хезмәткә юллана. Яшәгән урыны буенча контракт төзеп, МХОга юл тота.
—Илемә куркыныч, киләчәгебезгә хәвеф янаганда тыныч тормышта кала алмыйм. Сугышчы тәҗрибәм булган килеш нишләп мин кулларына утлы корал тотып ил сагына баскан ир-егетләр янында булмаска тиеш? Бернинди тәҗрибәләре булмаган, әле яшәргә дә өлгермәгән яшь егетләрне керткәнче, минем баруым күпкә отышлы дип саныйм. Шушы юлны сайлавыма үкенмим, — ди ул.
Күп сөйләшми, конкрет кеше “Сокол”. Контрактын тагын озайткан.
—Балаларыбыз, туасы буыннар сугыш сөремен татымасын дисәк, фашизмның тамырын бүген, хәзер юк итәргә тиешбез. Үзен чын ир-егет, ил сакчысы итеп тойган, физик һәм рухи яктан сәламәт кеше мондый катлаулы мәлдә битарафлык күрсәтергә тиеш түгел дип саныйм. Бүген без читтә калсак, иртәгә улларыбыз, оныкларыбыз язмышы нинди булыр?!— дип үз фикерен миңа уртаклашты ул.
Тормышыбыз иминлеге синең кебек каһарман ир-егетләр кулында, “Сокол”.
Исән-имин йөрегез. Туган җирегезгә шатлык белән әйләнеп кайтыгыз!
Автор фотосы