Новости
25 октябрь 2023, 06:06

Башкортстанда аюлар йокыга талмаган әле

Башкортстан киңлекләрендә беренче кар өстендә аю эзләренә тап булганнар

Башкортстанда аюлар йокыга талмаган әлеБашкортстанда аюлар йокыга талмаган әле
Башкортстанда аюлар йокыга талмаган әле

Башкортстан. 25 октябрь - "Балтач таннары". Башкортстан киңлекләрендә беренче кар өстендә аю эзләренә тап булганнар.

24 октябрь  кичендә юлчылар беренче кар өстендә аю эзләренә тап булган.  Фотоны ВКонтакте  социаль челтәрендәге һава торышы  турында мәгълүмат  җиткерүче төркемдә урнаштырганнар. Кызганычка каршы, бу мизгел кайсы районда туктатылуы турында әйтелмәгән.

Анысы мөһим түгел. Димәк, аюлар йокыга талмаган әле.

-Әле иртә. Аюлар, җир өстен  ун сантиметр калынлыкта,  тотрыклы кар катламы барлыкка килгәч кенә өннәрендә урын ала. Бу мәлне алар белән очрашу куркыныч.  Урманнарда азык юк. Ә алар туплаган май запасын куллана. Аны тулыландыру өчен ерткычның  кешегә  ташлануы да ихтимал,- дип язган бу тема буенча фикер алышуга кушылган бер ханым.

Фотодан күренүенчә, асфальтланган авыл арасы юлы. Анда  берничә минут элек кенә узган аю эзләре ярылып ята. Эзләр зурлыгына караганда, ул яшь аю түгел.  

Башкортстанда 2,4 мең  чамасы аю исәпләнә.  Аларны аулау лимиты әлегә уналты процентка гына  үтәлгән.

Автор:
Читайте нас