Новости
24 октябрь 2023, 14:15

Тавышлансаң- штраф

23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәрге вакыт тынлык сәгатьләре булачак.

Тавышлансаң- штрафТавышлансаң- штраф
Тавышлансаң- штраф

Русиянең барлык төбәкләрендә өйдә шаулауны тыя торган бердәм вакыт кертергә уйлыйлар. Яңартылган закон проектында 23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәрге вакыт тынлык сәгатьләре булачак.

Йорт эчендә төзелеш эшләре үткәрергә рөхсәт ителгән вакыт – 9.00-19.00 сәгатьләрдә һәм ул бары тик эш көннәрендә генә булачак. Моннан тыш, 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр мәҗбүри тәнәфес билгеләнгән. Шулай ук проектка закон бозучыларны кисәтү һәм ачыклау турында пункт та кертелгән. Моның өчен йортта яшәүче бер кеше билгеләнәчәк, ул шөгыльләнәчәк, аларны фатир хуҗалары сайлап куячак.

Тынлык режимын бозган өчен штраф каралган. Әйтик, беренче тапкыр бу режимны бозган өчен – 500-2000, кабат бозган өчен 2000–5 000 сум күләмендә штрафка тартылачак. Вазифаи затлар өчен аның күләме – 5000–10 000 һәм 10000–20000, юридик затлар өчен 50000–100000 сум тәшкил итә. Тынлык режимын кабат һәм гел бозган өчен юридик затларга 500000 сум күләмендә штраф яный.

Автор:
Читайте нас