Новости
23 октябрь 2023, 06:05

Башкортстанга кайчан кыш киләчәк?

Россиянең Европа өлешендә, анда шулай ук Башкортстан да керә, синоптик кыш тиз генә башланмаячак әле.

Башкортстанга кайчан кыш киләчәк?Башкортстанга кайчан кыш киләчәк?
Башкортстанга кайчан кыш киләчәк?

Кыш башы безнең төбәктә декабрь уртасында булачак. Бу хакта ТАССка илнең Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Хәзер бу территориядә кыш алды. Димәк, тагын ай ярым һава торышы тотрыксыз булачак — салкыннар да, җылытулар да киләчәк. Шулай ук илнең Европа өлешендә күп явым-төшем фаразлана.

Календарь кышның беренче аеның уртасында һава торышы тотрыклыланачак.

Аида Хәйртдинова фотосы

Автор:
Читайте нас