Район үзәгенә кушылган Иске Яхшыйдан заманында чыккан данлы шәхесләр арасында республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре рәссам-педагог Мэлс Вафинга 70 яшь тулды.
Гомерендә үзе турында истәлек булырга ни дә булса калдырган һәркем кебек, Мэлсның остазлары – аны олы сәнгать юлына тәкъдим итеп, үрнәк булган шәхесләр – танылган Әхмәт Лотфуллинны “Көтәләр”, Александр Бурзянцевны “Каеннар”, Рәшит Нурмөхәммәтовны “Муса Гәрәев туганнар янында”, якташыбыз Георгий Калитовны “Җир суты” (Соль земли) рәсемнәре аша танып-беләбез.
Рәссам Мэлс иҗат иткән күп санлы рәсемнәре арасында аны төрки-татар дөньясына таныткан Батырша портреты шундыйлардан.
XVIII гасырның 1755-56 елларында мөселман дөньясында беренчеләрдән яһүд, православ, язык-мәҗүси һәм, әлбәттә, Ислам динияләренең тигез булырга тиешлеген яклап яуга күтәрелгән мәшһүр якташыбыз Батырша (1715-1767) рәсеме тиз арада гәзит-журналларда, фәнни-популяр китапларда таралды. Соңрак аның янына онытылып торган тарихи шәхес, Русия алып барган зур яуларда катнашкан, беренчеләрдән булган Уфа-Магнитка юлы проектын тәкъдим иткән старшина Колый Балтачев барлыкка килде.
Туган көненә Мэлс күп еллык иҗади тормыш юлын барладым. Иҗат иткән альбомындагы исемлектә егермеләп кеше арасында иң күбе укытучылар. Алар арасында заманында әтисе Гадел агага: “Балаңны рәсем ясаудан тыйма, шул юлында үссен ул!” дип киңәш биргән Балтач урта мәктәбенең математика укытучысы, шигъри күңелле Әхнәф ага Мазһаров та бар. Китабында Мэлс күп тапкыр исемләнгән, дустым композитор Алик Локманов, аның ише дистәләрчә акыллы киңәшләр биргән, авылдашым Әхсән Сәетханов кебек хезмәттәшләренә үрнәк булган олы шәхес ул Әхнәф ага.
Шуңа да Мэлс Вафин иҗат иткән рәсемнәр арасында танылган укытучысы, акыл иясе мөгаллим Әхнәф Мазһаровның портретын да күрәсе килә. Бу үтенеч – заявканы Мэлс якташ-дус туган көнендә үзенә тазалык, озайлы иҗади гомер теләү дип кабул итсә дә буладыр.