Новости
20 октябрь 2023, 04:30

Балтачта “Җиңү Салюты” район фестивале старт ала

Халык иҗаты район фестивале авыл биләмәләре үзешчәннәре арасында үтәчәк.

Балтачта “Җиңү Салюты” район фестивале старт алаБалтачта “Җиңү Салюты” район фестивале старт ала
Балтачта “Җиңү Салюты” район фестивале старт ала

Бүген, 20 октябрьдә , 19.00 сәгатьтә район мәдәният сараенда үзешчән сәнгать осталары Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игълан ителгән фестиваль чикләрендә зур концерт программасы белән чыгыш ясаячак.

—Тамашаның сценарий авторы һәм режиссеры Редик Ганиев. Төрле буын вәкилләрен бергә туплаган, төрле жанрдагы чыгышлардан корылган тамашаны күрми калмагыз, — ди район мәдәният сарае директоры Гөлфия Шәйсламова.

Фестиваль штандартын кайсы авыл биләмәсе вәкилләре кабул итеп алачак? Тамашага килсәгез, күп сорауларыгызга җавап табарсыз, рухи яктан баеп кайтырсыз.

Автор:
Читайте нас