Новости
20 октябрь 2023, 10:38

Балтачлылар, бәрәңгегез черемиме?

Балтачлылар, бәрәңгенең көрән черегеннән ничек котылырга беләсезме?

Балтачлылар, бәрәңгегез черемиме?Балтачлылар, бәрәңгегез черемиме?
Балтачлылар, бәрәңгегез черемиме?

Иске Балтач. 20 октябрь - "Балтач таңнары". Балтачлылар, бәрәңгенең көрән черегеннән ничек котылырга беләсезме?

Бәрәңгенең  көрән череге (Ralstonia solanacearum (Smith) Yabuuchi et al) башлыча  иылы һәм дымлы климатлы  илләрдә таралган куркыныч авыру.  Чргә бирешүчән  сортларның  уңышы  илле процентка кадәр кими.  Саклау вакытында  уңыш югалту кырык  процентка кадәр җитә.

Чир бәрәңгенең сабакларын һәм бүлбеләрен зарарлый.  Көрән черек помидор, борыч һәм  пасленнар гаиләсендәге үсемлекләрне дә читләп узмый.

Чиргә каршы чаралар культивация корылмалары( теплицалар), бәрәңге саклагычларны, подвалларны, җир эшкәртү техникасын  эшкәртүне, зарарланган яшелчәләрне юк итүне т аләп итә.

  Чир теркәлгән очракта карантин фитосанитар чаралар өч ел дәвамында үт кәрелә.  Арытабан да яшелчә үрнәкләрен сайлап алып, фитосанитар тикшерүләр үткәреп тору кирәк.

 Чикләүләргә килгәндә, көрән черек чире булган урын чикләрендә  бәрәңге, помидор, борыч орлыкларын куллану тыела. Яшелчәләрне Терлек азыгы, азык-төлек сыйфатына кулланырга мөмкин. Тик моның өчен аларны 95 градустан да ким булмаган  температурада эшкәртергә кирәк.  Сакларга салганда, бәрәңгене җентекләп тикшерү таләп ителә.    

  Шулай ук чирне ттаратучы бөҗәкләргә каршы инсектицидлар белән даими эшкәртү мәҗбүри.

 

Илгиз Гатауллин,

Россельхознадзорның Төбәк идарәсе  начальнигы

  

Автор:
Читайте нас