Республика балалар клиник дәваханәсенә ашыгыч рәвештә “Шуманит” дигән химик сыекча эчкән ике яшьлек баланы китергәннәр. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
"Гади сүзләр белән аңлатсак, “Шуманит” — ул щелочь, аш-су бүлмәсендәге майлы һәм башка тапларны бетерү өчен кулланыла торган концентрацияләнгән чара, шулай ук аны торбаларда тыгыннар булганда да кулланалар, — дип белдерделәр дәваханәдә.
Химик чараны йоткач берникадәр вакыт узуга, сабыйның хәле начарлана: ул хәлсезләнә, коса, ютәлли башлый, күпләп төкереге чыга, төкерегендә кан эзләре барлыкка килә.
Табиблар “2-3 дәрәҗәдәге ашказаны юлының химик януы” диагнозы куйганнар. Консерватив дәвалау үткәргәннәр. Хәзер баланың хәле тотрыклы, яхшы якка үзгәргән. Кечкенә пациент сыек ризык ашый башлаган.