

Түбәнге Бобино. 19 октябрь - "Балтач таңнары". Чупакабра!!! Мәчетле районы Түбәнге Бобино авылында кош-корт асраган йортларда янут этләре һөҗүме белән көрәшәләр.
Мәчетле районы Түбән Бобино авылында йорт ихатасында кыргый җәнлекне тотканнар, дип хәбәр итәләр социаль челтәрдә. Авыл халкы әйтүенчә, ул тавыкларны юк иткән.
Янут этләре авылга азык эзләп килә, аларны үтерергә ярамый, кешеләргә куркынычы юк, диләр белгечләр. Ә менә кош-кортны ерткыч керә алмаслык итеп ябып куярга киңәш бирәләр.
Башкортстан дәүләт заповеднигына янут этен беренче тапкыр 1935 елда китерәләр. Ә егерме елдан соң аны Нуриман районына җибәрәләр. Моның нәтиҗәсе булып, эт үрчеп тирә-якка тарала башлый.