Новости
19 октябрь 2023, 06:33

Башкортстанда яңа мәктәпләр төзелә

2025 елга кадәр Башкортстанда, барлыгы 18800 укучыга исәпләнгән, унҗиде мәктәп сафка кертеләчәк

Башкортстанда  яңа мәктәпләр төзеләБашкортстанда  яңа мәктәпләр төзелә
Башкортстанда яңа мәктәпләр төзелә

Уфа. 19 октябрь - "Балтач таңнары".  2025 елга кадәр Башкортстанда, барлыгы 18800 укучыга исәпләнгән, унҗиде мәктәп сафка кертеләчәк.  

2025 елга кадәр Башкортстанда 18,8 мең укучыга  исәпләнгән 17 яңа мәктәп төзеләчәк. Бу хакта  Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Владислав Сидоркин  Республика белән идарә итү үзәгендә хәбәр иткән. Уфадагы Кузнецов Затонында  төзеләчәк  2,2 мең укучыга исәпләнгән мәктәп -  алар арасында иң зурысы.  

Чиновник сүзләренчә, 2024 елда дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында республикада алты мәктәп төзеләчәк. Аларның өчесе Уфада. Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә  һәм Шмидтово авылында берәр мәктәп төзү планлаштырыла.

Бу ел ахырына Затон-Восточный микрорайонында мәктәп  файдалануга тапшырылачак. Бүгенге көндә биредә фасад, бизәү һәм электр монтажлау эшләре үткәрелә. Төзүчеләр тәрәзәләрне урнаштыруны һәм уку йорты янындагы территорияне төзекләндерүне тәмамлап килә.

Автор:
Читайте нас