

Агымдагы елның 9 ае эчендә Башкортстанда тычкан бизәге авыруының 347 очрагы теркәлгән. "Роспотребнадзор"да ачыклауларынча, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән ике тапкыр түбәнрәк, әмма күпьеллык уртача күрсәткечтән 1,8 тапкыр югарырак.
Инфекцияне кешеләр күпчелек очракта көнкүреш шартларында эләктерә. Аны ел дәвамында бакчада, дачада яки үзең яшәгән шәхси йортта да йоктырырга мөмкин.
Иң куркынычы шул: йорт тычканнары да инфекцияне таратучы була ала һәм бүгенге көндә бөер синдромы белән геморрагик бизгәккә каршы вакцина гына да юк.
Сак булыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!