Новости
18 октябрь 2023, 10:02

Россиядә тридемия көтелә?!

Бу нәрсә дигән сүз?

Россиядә тридемия көтелә?!Россиядә тридемия көтелә?!
Россиядә тридемия көтелә?!

Россиядә тридемия, яки сезонлы вируслар, грипп һәм COVID-19ны үз эченә алган өчләтә эпидемия көтелә. Бу хакта Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицина университетының өлкәннәрнең йогышлы авырулары һәм эпидемиология кафедрасы мөдире Елена Эсауленко Бөек Новгородта үткән «Яңа сезон-иске проблемалар» бөтенроссия фәнни — гамәли конференциясендә хәбәр иткән.

"Бездә яңа вируслы чынбарлык барлыкка килде, без пациентларны дәвалау тактикасын төзибез. Өч авыруның да симптомнары бик охшаш, шуңа күрә төгәл диагноз кую шактый авыр,” — дип китерә аның сүзләрен Новгород университетының матбугат хезмәте.

Белгеч шулай ук авыр авыруларның мөмкин булган үсешен, бактериаль инфекцияләрнең кушылуын һәм хроник авыруларның кискенләшүен исәпкә алырга кирәклеген ассызыклаган. Шулай да табиблар сезонга тулысынча әзер, дигән ул. Эсауленко сүзләренчә, клиник киңәшләр бар, диагностика мөмкинлекләре даими камилләштерелә, шулай ук яңа дарулар барлыкка килә.

Аның сүзләренчә, коронавирус пандемия башындагы кебек куркыныч түгел. Хәзер ул җиңелрәк кичерелә, әмма шул ук вакытта аның йогышлылыгы арта, өстәвенә «Эрис» һәм «Пирола» кебек яңа штаммнар барлыкка килә.

Бөек Новгородта 2023-2024 елгы респиратор сезонына багышланган яңа сезон иске проблемалар халыкара катнашында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Анда Бөек Новгород, Санкт-Петербург, Мәскәү, Калуга өлкәсеннән практик табиблар катнаша.

РИА Новости      

Аида Хәйртдинова фотосы   

Автор:
Читайте нас