

Раевка. 18 октябрь - "Балтач таңнары". Башкортстанда шикәр кытлыгы булырга сәбәп юк. Ике завод быелгы чөгендер уңышыннан илле мең тоннага якын шикәр эшләп чыгарган.
17 октябрьгә Башкортстанның шикәр заводлары быелгы чөгендер уңышыннан 336 мең тонна чимал эшкәрткән, 49 мең тоннадан артык шикәр җитештергән. Бу предприятиеләр модернизацияләнгәнче өч ел элек ирешелгән күрсәткечтән 20 процентка югарырак.
- Республиканың ике шикәр заводы да реконструкциядән соң производство куәтләрен шактый арттырды һәм бер сезонда 700-800 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртергә сәләтле, ягъни икесенә 1,6 млн.тонна, – дип белдергән Башкортстан Респаубликасы Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Киләчәктә төбәктә шикәр чөгендере белән мәйданнарны арттырырга планлаштырабыз, чөнки ул югары маржиналь культура булып кала.
Исегезгә төшерәбез, «Раевсахар» компаниясе җитештерүне модернизацияләүне һәм шикәр чөгендере эшкәртү заводының куәтен тәүлегенә 5500 тоннага җиткерүне күздә тоткан инвестиция проектын гамәлгә ашырды. Чишмә шикәр заводын реконструкцияләү уртача тәүлеклеклек чимал эшкәртү куәтен тәүлегенә алты мең тоннага җиткерергә мөмкинлек бирде.
2023 елда Башкортстанда шикәр чөгендере чәчүлекләре 48 мең гектар тәшкил итте. 17 октябрьгә республиканың чөгендөр үстергән хуҗалыклары 38,3 мең гектардан уңыш җыеп алган. Татлы тамыр уңышының тулай җыемы 1 млн 268 мең тоннадан артык тәшкил иткән. Гектар исәбенә уңыш күләме 330 центнерга кадәр җиткән.