

Әссәләмәгаләйкүм. Хөрмәтле мөселман-мөслимә кардәшләр. Динебез ислам динендә гыйлем алуга зур игътибар бирелә. Коръән Кәрим вә Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләрендә уку, гыйлем алу турында бөек сүзләр әйтелә. Районыбызда ничэ еллар тоташ мәчет каршында укулар оештырыла.
Быел да бу изге эшне дәвам итәргә ниятләп торабыз ин шәә Аллаһ. Үзәк мәчеттә укулар 22нче октябрьдә сәгать 11:00дә башлана. Монда ир-егетләр вә мәктәп яшендәге укучы малайлар вә кызларны укырга чакырабыз. Батырша мәчетендә укулар 5нче ноябрьдә сәгать 11:00дә башлана. Анда хатын -кызларны чакырабыз. Рәхим итегез.
Филүс Камалтдинов, Үзәк мәчет имам-хатибы