

Ял көнендә көне буе яуган яңгыр өмәчеләрнең чишмә янындагы эшен туктатса да, ярты юлда башлаган эшне калдырмый торган авылның уңган, булдыклы ир-егетләре дүшәмбе көннең кояшлы сәгатьләрен кулланып калырга ашыктылар. Гаденан Гайнисламович кайтарган кыска тимер баскычны беркетеп, Зөфәр Фәнәвиевичның шәхси профнастил калай запасларын кулланып “Байлар чишмәсе”нең янкорма стенасын калай белән тышлап куйдылар. Изге, авыл тормышында якты эз калдыра торган, туктап тормый торган савапка ия эшләргә авылның ватанпәрвәрләре вакытын да, чыгымын да, эш коралын да кызганмый. Эшне башкардылар: Зуфар Фанавиевич Насыртдинов, Дамир Зуфарович Насыртдинов, Фардус Гарафиевич Хаматгареев, Альфит Зарапов, Рафит Шарифьянович Фатхлисламов, Газинур Ахатович Хаматов, Радиф Фанисович Зиятдиновлар. “Байлар чишмәсе” тирәсенең ямен күреп шатланган авылдашларның рәхмәте яусын авыл уңганнарына. Чишмә янында урнашасы беседканы Гаденан Гайнисламович кышкы якта әзерләп куярбыз, җаен табып анысын да урнаштырып куярсыз, ди. Авылның игелекле улы башлангычын үтәми чара юк. Эшләгән изге гамәлләре Гаденан Гайнисламовичка күңел тынычлыгы, яшәү шатлыгы алып килсен, якыннары, балалары, оныклары, тормыш иптәше белән шатлыклы, озын гомер кичерергә насыйп булсын. Афәрин, егетләр, Кече Ватан өчен игелекле эшләр елында башланган соклангыч эшләрегез дәвамлы булсын.
Радиф Әхияров, авыл активисты
Автор фотолары