Башкортстанда көзнең соңгы аенда һава торышы аномаль салкын булыр дип көтелә. Ноябрьдә һава температурасы -20 -22 градуска кадәр төшәчәк.
Агымдагы атнада республикада һава температурасы +16дан минуска кадәр кискен төшәчәк. Якшәмбе, 22 октябрьдә, көндез +2 градус, төнлә -2 градус булачак. Яңгыр һәм кар көтелә.
Ноябрь салкын булачак. 2023-24 елгы ягып җылыту чорына температура режимының ихтималлык фаразына ярашлы, ноябрьдә һава температурасы нормага якынча, яки түбәнрәк булачак (норма -4,4 градус тәшкил итә). Моны "Гисметео" фаразы да раслый.
Ноябрьнең икенче яртысы аеруча салкын булачак, дип белдерә синоптиклар.
Фото: i-gazeta.com
"Кызыл таң" сайтыннан алынды