Мәктәп укучылары өчен көзге каникуллар 28 октябрьдә башланачак һәм 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучылар 7 ноябрьдә янә парта артына утырачак, чөнки 4 ноябрьдә дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Быел ул шимбәгә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, ягъни 6 ноябрьгә күчерелә. Шулай итеп, бу уку елының икенче чиреге бер көнгә соңрак башланачак, дип искәртте социаль челтәрләрдә мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Мәүлетбердин.