

Иске Балтач. 17 октябрь - "Балтач таңнары". Балтач үзәк район хастаханәсендә илледән артык кешегә респиратор ярдәме күрсәтелгән.
Балтач үзәк район хастаханәсенә «Авента-М».төрендәге үпкәне ясалма вентиляцияләү аппараты кайтарылган. Яңа җиһаз ярдәмендә 50 дән артык кешегә хезмәт күрсәтелгән. Бу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауның башлангыч звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Яңа җиһаз интенсив терапия палатасында актив кулланыла. Әгәр, кеше инде җитәрлек күләмдә кислород сулый алмаса һәм җыелган углекислый газны чыгара алмаса, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү таләп ителә. Бу очракта ҮЯВ аппараты сулыш алу системасы функцияләрен үз өстенә ала.
Аппаратның эш принцибы уңай басымлы вентиляция дип атала: Җиһаз үпкәләргә кислород белән тулган һаваны кертә, шулай ук углекислый газны һәм патологик процесста тупланган сыеклыкны суыртып чыгара.
- Яңа медицина җиһазының төп өстенлеге- ул пациент ихтыяҗларына максималь яраклашып эшли. Аппарат авыруның хәле буенча вентиляция параметрларын автомат рәвештә үзгәртә, шулай ук ул аккумулятор ярдәмендә автоном режимда эшли ала. Аппарат дисплее барлык параметрларны һәм респиратор графиканы күрсәтә,-ди анестезиолог-реаниматолог табиб Салават Гельметдинов.