Новости
17 октябрь 2023, 14:54

Ана капиталы

Киләсе елда ана капиталы күпме була? Ничә процентка артачак?

2024 елда индексацияләүдән соң ана капиталы беренче балага — 631 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балага 834 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Бердәм Русия»нең программа комиссиясе утырышында хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде. Бу турыда «Российская газета» язды.

Аның сүзләренчә, сумма инфляция дәрәҗәсенә яки 7,5 процентка артачак.

Киләсе елда сертификатны бер миллионнан артык гаилә алыр дип көтелә, дип төгәллек кертте министр.

Фото: osnmedia.ru

Автор:
Читайте нас