

Уфа. 16 октябрь - "Балтач таңнары". Уфада студентлар лимонарийда банан плантацияләрен тәртпкә китергән
Башкаланың «Хранимиры» отряды ЭКОволонтерлары, Республика балалар экология-биология үзәгендә (Башкортстан Республикасы Экостанциясе) тәрбияләнүчеләр, шулай ук Уфа фән һәм технологияләр университеты студентлары, өстәмә белем бирү педагогы О.М. Сәйфетдинова, уку - тәҗрибә хуҗалыгы мөдире, биология фәннәре кандидаты Фәридә Садыйкова җитәкчелегендә, лимонарийны тәртипкә китерү эшләрендә катнашкан.
Салкыннар башлангач, һәр елдагыча банан үләннәрен кисү вакыты җитте. Яшь экологлар һәм аларның әти-әниләре хуҗалык хезмәткәрләре белән бергә бу эшләрне сөенеп башкарган. Күпләре банан ничек үскәнен беренче тапкыр күргән.