Новости
16 октябрь 2023, 06:27

Сыйныфташыбыз белән горурланабыз

Иске Балтач авылында яшәүче Винария Ногманова сыйныфташы  Кизгәнбаш авылында туып-үскән, әлеге вакытта„Иждрил холдинг” компаниясенең генераль директоры Флорид Фәйрушинның туган җиренең чын патриоты булуы хакында бәян итә

Сыйныфташыбыз белән горурланабызСыйныфташыбыз белән горурланабыз
Сыйныфташыбыз белән горурланабыз

 

Мәктәп еллары гомер үтү белән тагын да ныграк сагындыра, юксындыра. Мәктәпне тәмамлауга ярты гасыр вакыт үтсә дә, сыйныфташлар белән очрашулар аеруча шатлыклы. Сыйныфташыбыз, Кизгәнбаш авылында туган, „Иждрил холдинг” компаниясенең генераль директоры Флорид Фәйрушин безне бергә туплаучы, хатирәләрне яңартып, яшьлеккә алып кайтучы да ул.

 Без Флорид Зөфәр улы белән Иске Балтач урта мәктәбенә укырга бер вакытта килдек. Ул — Кизгәнбаштан, ә мин Яңа Балтач авылыннан. Мәктәптә укыган чагында ук   җитез, уңган, кешелекле иде. Шушы сыйфатларны туплаганга яңа коллективка килеп керү белән тиз арада үз кешегә әверелде, сыйныфташлары белән уртак тел тапты.  Сыйныф җитәкчебез Мөслимә Кыям кызы Йосыпова иде. Без 1973нче елда урта мәктәпне 34 укучы тәмамладык. Һәрберебез һөнәр сайлау, үз юлыбызны яру белән мәшгуль булдык. Флорид нефть институтында һөнәр үзләштерде. Төрле тарафларга таралышсак та, аралашып яшәдек.

Гомернең алтын көзләренә аяк басканда белем алган еллар, сыйныфташлар ныграк сагындыра.  Сыйныфташыбыз Флорид Зөфәр улы шушы очрашуларны оештыручы. Мул табыннар артында сыйныфташларын бергә туплаучы,  аралашып, күңел ачып, тормышыбызга ямь, дәрт өстәүче ул.  Төрле мәсьләләр  килеп чыкканда төрле яклап ярдәм кулы сузучы да ул. Һәр  бәйрәмгә кочак- кочак гөлләмәләр белән дә шатландыручы. Зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, гади, кешелекле, кечелекле булып кала. Һәрберебезгә игúтибарлы, ихтирамлы ул.  Аның белән чиксез горурланабыз. Үткәннәргә борылып карасаң, югары үрләргә менүдә күпме тырышлык, хезмәт һәм көч салынган.

Үз халкыңны хөрмәт итмәсәң— башкалар сине хөрмәт итмәс, дигән сүзләр бар.  Сыйныфташыбыз Флорид Зөфәр улы туган авылы, районы белән элемтәне беркайчан да өзмәде. Тормыш җилләре, аны бездән читкәрәк алып китсә дә, ул туган ягым дип янып яшәде, аның патриоты булып калды,  халык һәм җитәкчеләр белән араны өзмәде. Кулыннан килгәнчә матди яктан ярдәм итте.

Өлкәннәр көне алдыннан ямь, хозурлык өстәп, Иске  Балтач авылында Дан аллеясы тантаналы шартларда ачылды. Шушы обúектны да сафка бастыру өчен сыйныфташыбыз матди яктан ярдәм күрсәтте. Балтачның батыр, кыю, хезмәт сөючән кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән булдырылган аллея тарихка, үткәннәргә сакчыл карашта булырга өйрәтәчәгенә шигем юк. Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның да исемнәре аларны онытмаска этәргеч булачак.  Менә шундый саваплы һәм кирәкле эшләрне башкарып чыгуы да безгә, сыйныфташларына  зур шатлык. Район җитәкчеләре белән дустанә мөнәсәбәт булдырып, матурлыкны арттыруга көчен, вакытын кызганмый ул.  

Сыйныфташыбыз „Атайсал —Кече Ватаным” проекты чикләрендә райондашларына даими ярдәмләшеп яши. Сыйныфташыбызның  әти-әнисе  фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчтеләр.   Улларының   югары үрләргә менүен алар күреп, шатландылар. Аларның урыннары оҗмахта булсын, тыныч йокласыннар иде.

Сыйныфташыбыз Флорид киләчәктә дә ныклы адымнар белән алга барсын.  Уй-хыяллары тормышка ашсын. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар шатлыгына куанып, эшләрең, йөргән юлларың уң булып, озак еллар иминлектә яшәргә насыйп итсен. Без аның белән чиксез горурланабыз.

Сыйныфташыбыз белән горурланабыз
Сыйныфташыбыз белән горурланабыз
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас