

Берәр кайчан кем беләндер сөйләшеп торганда, кинәт кенә сүзнең нәрсә турында баруын онытып җибәргәнегез бармы? Баш миендә кан йөрешенең начар булуын аңлатырга мөмкин бу. Ә бу кан басымы югары булу, атеросклероз (кан тамырлары кысылу) аркасында йөрәкнең тиешенчә эшләмәвенә бәйле. Мондый хәл еш кабатланган очракта табибка күренеп, холестерин микъдарын, кан басымын, канның куелыгын, йөрәк һәм баш миендәге кан тамырлары торышын тикшертергә кирәк (баш миенә – МРТ үткәрергә). Шулай ук шикәр чире һәм аз канлылык (анемия) булганда да баш миендә кан йөреше начарлана. Кандагы шикәр микъдарын һәм гемоглобинны да тикшертәсе, димәк.
Ә инде мондый чирләрне булдырмас өчен зарарлы гадәтләрдән котылу – тәмәке һәм хәмердән баш тарту, шикәр, тоз, кыздырылган, майлы ризыкларны чамалап кына ашау шарт, ди белгечләр.
ВТ