Новости
16 октябрь 2023, 04:31

Баскетбол, волейбол уйнарга Урта – Елга авылына килегез!

Авыл активисты, умартачы Ямил Исламов гаиләсе игелекле эшләр башкара.

Быел алар баскетбол мәйданчыгы булдырдылар. Берничә ел элек волейбол мәйданчыгын җиһазлаганнар иде.

—Җәйге айларда мәйдан гөр килеп торды. Умарталарны суыртып бетерәбез дә, җыенып волейбол уйнарга йөгерәбез. Авылда гомер иткән гаиләләр, яшьләр, кунаклар, хәтта күрше авыллардан да командалар җыелып килде. Бик күңелле булды, — ди Ямил Нурислам улының тормыш иптәше Светлана Исламова.

Быел Ямил Исламов баскетбол мәйданчыгы да корып куйган.

Исламовларның авыл өчен башкарган игелекле эшләрен исәпләп бетергесез. “Атайсал” проекты чикләрендә тормышка ашырганнары да байтак. Мәйданчыкның аскы ягында җиһазлаган буаларында күп төрле балыклар үрчетәләр. Быел да үз исәпләренә сатып алып мең маймыч җибәргәннәр.

—Балык кармакларга теләүчеләр килеп җәйге көннәрдә буа буенда ял итәләр. Без хак сорамыйбыз. Шунда ук ит кыздырып, чәй кайнатып, аш пешереп сыйланырга мөмкинлекләр бар, — ди уңган хуҗалар.

  Кышкы айларда Урта – Елга әкият илен хәтерләтә. Шул ук Исламовлар гаиләсе башлангычында авыл халкы авылны Яңа ел бәйрәменә әзерли. Бәйрәмнең төп символы Чыршы бизәлә, кардан, боздан ел символы, әкият персонажлары эшләнә, гирляндалар урнаштырыла.

Кече Ватан өчен игелекле эшләр елында яңа дәрт белән яши һәм эшли Урта – Елга авылы халкы.   

Аида Хәйртдинова фотолары      

Баскетбол уйнарга Урта – Елга авылына килегез!
Баскетбол уйнарга Урта – Елга авылына килегез!
Баскетбол уйнарга Урта – Елга авылына килегез!
Баскетбол уйнарга Урта – Елга авылына килегез!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас