

Бишбүләк районында Седякбаш авылыннан көтүче югалган, ул 13 октябрь иртәсендә сыер көтүен көтәргә киткән һәм... өенә кайтмаган.
БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 57 яшьлек ир-атны эзләү урындагы авыл биләмәсе һәм полиция белән берлектә алып барылган.
Югалган кешене утыртылган урман полосасында табалар. Билгеле булганча, ул бик нык салкында өшегән. Көтүчегә беренче ярдәм күрсәтеп, коткаручылар аны ашыгыч ярдәмгә тапшыралар.
Хәзер барлык детальләр һәм шартлар ачыклана.
Башинформ