

Аскын. 16 октябрь - "Балтач таңнары". Аскын районы үзәгендә моңа кадәр авария хәлендәге бина утырган җирдә Гаилә паркы барлыкка килгән.
Аскын авылында Гаилә ял паркы ачылды. Иҗтимагый киңлек "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты кысаларында төзекләндерелгән.
Гаилә ялы паркын төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Узган ел бу объект өчен район халкы актив тавыш бирде — 2900 дән артык кеше. Биредә җәяүлеләр йөрү өчен тротуарлар төзелгән, территория яшелләндерелгән, уңайлы эскәмияләр урнаштырылган, яктырткычлар монтажланган. Өстәмә рәвештә өмә кысаларында агач һәм куаклар үсентеләре утыртылды. Гаилә ял паркы биш зонадан тора: мәдәни-массакүләм, балалар, спорт, яшел һәм патриотик.
Әле күптән түгел генә беркем дә авария хәлендәге балалар бакчасы бинасы урынында гаилә ялы өчен уңайлы яңа территория барлыкка киләчәген күз алдына да китерә алмады. Эшләр вакытында барысы да объектка кызыксынып карадылар, нәтиҗәдә нәрсә булачагы турында сораштылар. Бу эш беркемне дә битараф калдырмады. Бүген көндез дә, кичен дә монда сөйләшүләр һәм балалар тавышлары тынмый.
2023 елда " Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча Башкортстанда барлык муниципаль берәмлекләрдә 123 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк, шулай ук 2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңгән проектлар буенча эшләр тәмамланачак.