

Бүген иртән Дүртөйле районының Венеция авылында яшәүче Башкортстан кешесеннән 112 нче хезмәткә шалтырату килә. Ир-ат җомга көнне 12 яшьлек улы белән балык тотарга килгәнен хәбәр итә. Ләкин алар өйгә кайта алмыйлар-машина эшләми. Аларга коткаручылар килеп, машинаның аккумуляторын зарядлыйлар. Шулай итеп әти белән улы юлга чыга алалар.
“Юлда кечкенә һәм зур бәла-казалар булырга мөмкин, моны алдан күреп булмый. Ләкин кайбер "кечкенә әйберләрне" кисәтеп һәм төзәтеп була. Иң еш очрый торган проблема-тәгәрмәч тишелүе. Шуңа күрә "запас" кирәк. Юлда көткән тагын бер куркыныч — сыйфатсыз ягулык. Ышаныч уята торган заправкаларга гына керегез. Шулай ук двигатель майларын алырга онытмагыз. Моннан тыш, сәяхәт вакытында һәрвакыт хәвефсезлек каешларын бәйләгез, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, юл алдыннан ял итегез һәм максималь уңайлы трассаны сайлагыз”, — дип киңәшләр биргәннәр БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Башинформ
Фото: ГТРК.ТВ