

3 йомырканы яхшылап туглап, аңа 12 аш кашыгы шикәр комы өстәгез һәм блендер белән 2 минут күпертеп алыгыз.
Әлеге массага 12 аш кашыгы сөт, 12 аш кашыгы үсемлек мае, ярты лимон согын өстәп, тагын туглагыз.
Аннары12 аш кашыгы он, 1 кап камыр күперткеч салып, тагын болгатыгыз. Әзер камырны, майланган табага салып, 180–200 градуска кадәр җылытылган мичтә 20–25 минут чамасы пешерегез.
“Мең дә бер киңәш”тән