

Аларның үлеме сәбәбе әлегә мәгълүм түгел.
Кичә иртәнге алтылар тирәсендә Чаллыда бер ир-ат урамнан барганда ике йорт арасында яшьрәк кенә ирнең җирдә селкенми ятуын күреп ала. “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Медиклар ирнең берәр сәгать чамасы элек үлгәнлеген, криминал эзе күренмәгәнлеген әйтә. Мәетне моргка алып китәләр. Аның 46 яшьтә икәнлеге, яңа шәһәрнең 43нче комплексында яшәгәнлеге ачыклана, дип яза “Челнинские известия”.
Түбән Камадан килгән ир-ат исә көндезге 12дә Мәләкәс арьягы микрорайонының 21нче комплексында махсус хезмәтләрне чакыртырга мәҗбүр була. Биредә ул арендага алып торган фатирда 53 яшьлек әтисенең үлеп ятуын күреп шок халәтендә кала. Мәрхүмнең өч тәүлек чамасы элек үлгәнлеге, рәсми төстә беркайда да эшләмәгәнлеге ачыклана.
Инде килеп, 13.20 сәгатьтә 41нче комплекста яшәүче 39 яшьлек ир-егетнең җан тәслим кылуы мәгълүм була. Аның мәетен хәлен белергә килгән танышы таба. Бу ир-атның да эшләмәгәнлеге билгеләнә.
Әлегә берсенең дә үлеме сәбәпләре ачыкланмаган.
ВТ