

Иммунитетны ныгыту өчен түбәндәге рецепт файдалы. Аның өчен 3 аш кашыгы бал, 0,5 кг мүк җиләге (клюква) яки нарат җиләге (брусника), 1 лимон яки әфлисун кирәк. Иң элек бүлмә температурасындагы мүк җиләген юып корытырга. Лимонны зур булмаган кисәкләргә турарга, соңыннан икесен дә вакларга: иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән изәргә кирәк. Шуңа бал салып, банкага тутырып, суыткычта сакларга киңәш ителә. Шуны көнгә 2 тапкыр 2шәр чәй кашыгы кабып куярга. Әлеге төнәтмә белән 3–4 атна дәваланырга киңәш ителә.
“Мең дә бер киңәш”тән