

Алга таба аферистлар гражданнарга кредитлар рәсмиләштерәләр.
Россиядә яңа схема буенча берничә алдау очрагы теркәлгән. Башта җинаятьчеләр сайлаган гражданга билгеле бер сумма акча күчерәләр, аны криминаль эшмәкәрләр хупланган микрокредитның бер өлеше буларак тәкъдим итә һәм бу сылтау белән корбанга чын заем рәсмиләштерелә, дип хәбәр итә «Известия» басмасы.
Полиция мәгълүматларына караганда, акча күчерелгәннән соң «клиент» белән гадәттә ялган банк хезмәткәре элемтәгә керә, кредит рәсмиләштерелмәгәнен һәм теләмәгән заемнан баш тарту турында гариза язарга тәкъдим итә. Кайвакыт аферистта гражданнарның шәхси яки паспорт мәгълүматлары булырга мөмкин, бу гражданнарның өстәмә ышанычын уята.
Җинаятьчеләр гражданнардан SMS-ка килгән кодны атауларын сорыйлар, һәм кешеләр әңгәмәдәшләренә саннарны атаганда, алар чынлыкта үзләренә кредит рәсмиләштерәләр.
Икенче вариантта җинаятьчеләр кешенең мобиль банкын бозалар һәм анда аның исеменә кредит рәсмиләштерәләр, ә аннары акчаны үзләренә күчерәләр. Схемада гади кешеләр дә, микрофинанс оешмалары хезмәткәрләре дә катнаша ала. Мошенникларның яңа схемасы уникаль, чөнки алар үзләре кешегә акча күчерәләр — аз гына булса да — һәм бу кешеләрнең ышанычын уята.
— Бу очракта уңышка ирешү мөмкинлеге чыннан да зур, бигрәк тә һөҗүм итүче алдагы телефон сөйләшүендә психологик алымнарны, мәсәлән, басым яки куркытуны оста кулланса, - дип билгеләп үтә юристлар. Бүгенге көндә Россиядә дистанцион рәвештә 15 мең сумга кадәр заемны рәсмиләштерү авыр түгел, мошенниклар да аннан файдалана. Күпчелек микрофинанс оешмаларында моның өчен гадиләштерелгән идентификация процедурасы гамәлдә, гадәттә паспортның сканер — копиясе, шулай ук кулларында паспорт тоткан фотолар җитә. Бу очракта кеше паспортының күчермәсе булганда, явыз ниятле кешеләргә Ккрбанның тышкы кыяфәтен имитацияләү җиңел.
Сак булыгыз!
Аида Хәйртдинова фотосы