

Иске Балтач. 11 октябрь - "Балта таннары". Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укучыларына бнр көн ирек бирелде. Укучлар үзләрен укытучы итеп тойдылар.
Бу көнне, традиция буенча, 9 һәм 11 сыйныф укучылары үз укытучылары урынына дәресләр үткәрделәр. Алар алдан барлык килешенгән темалар буенча дәресләргә әзерләнделәр. Барлык балалар да җаваплы караш күрсәттеләр: темаларны укытучылар белән килештерделәр, презентацияләр, квизлар әзерләделәр, дәрес сценарийларын җентекләп тикшерделәр һәм үз дәресләрен кызыклы яки күңелле генә түгел, ә файдалы, бай итәргә тырыштылар.
Мәктәп директоры итеп, укучыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 11 сыйныф укучысы Ансар Хөсәенов билгеләнде. Ул үзенең конкрет сайлау алды программасын тәкъдим итте. Директорның укыту ролендә һәм тәрбия бүлеге буенча урынбасарлары булып 11 сыйныф укучысы Гөлнара Әхкамова һәм 9б сыйныф укучысы Бехруз Нәкибовлар булдылар. Аларны а укучылар сайлады. Мәктәпнең "яңа администрациясе" бик яхшы команда җыйган: социаль педагог, мәктәп психологы, өлкән вожатый, секретарь, фән укытучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм башкалар.
Кызыклы дәресләр, укытучы бүлмәсендә тәҗрибә уртаклашу, тәнәфесләр, бөтенләй яңа формат, яңа тәэссоратлар мәктәп укучыларына һәм укытучыларга кәеф өстәде
Эш көне азагында яшь педагоглар укытучылардан һәм укучылардан чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм мактау сүзләре алдылар.
Бу үзидарә көне мәктәп укытучылары һәм укучылары өчен безнең мәктәп тормышының иң якты һәм кызыклы көннәренең берсе буларак истә калачак, һәм бу яхшы традиция киләсе елга да саклансын, ул вакытта инде башка чыгарылыш укучылары бу вакыйгада катнашачак.
Укытучы көне уңаеннан узган Үзидарә көне педагогларыбызны хөрмәтләп оештырылган бәйрәм концерты белән тәмамланды. Бу көннең ахыры укучыларына тормышка юл биргән һәркем өчен бүләк булды.
Гөлгенә Мусина.