

“Бүгенге көндә урман янгыннары юк. Шулай ук 0,8 гектар мәйданда коры үләннең өч янып китү очрагы теркәлде. Янгыннның торак пунктларга күчүенә юл куелмады, — дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе. - Урман һәм ландшафт янгыннары белән бәйле хәл тотрыклылану һәм янгын куркынычлыгы классының түбәнәюе сәбәпле, 12 октябрьдән республика территориясендә янгынга каршы махсус режимны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә”.
Махсус янгынга каршы режимны гамәлдән чыгару мәсьәләсе Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров каравында.
Хәтергә төшереп үтик, быелгы елның 15 маенда Башкортстан территориясендә махсус боерыкка кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде. Чара урман янгыннары һәм коры үлән янгыннарына бәйле хәлләрне булдырмау өчен гамәлгә кертелде.
Башинформ