

Бу ризыкны әзерләү өчен кирәк:
колбаса
5 йомырка
1аш кашыгы он
1 аш кашыгы укаймак
2 помидор
Тоз, тәмләткечләр
Колбасаны майланган табага тезеп салабыз.
5 йомыркага 1 аш кашыгы он,1 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз, тәмләткечләр салып болгатабыз hәм колбаса өстенә коябыз.
Өстенә 2 помидорны юка гына турап, тезеп чыгабыз, өстенә яшел үләннәр сибәбез дә уылган сыр җәябез.
Плитә өстендә капкачын каплап, сүрән генә утта пешереп алабыз.
Тәмле булсын!
Автор: @filsina5277